

Теш табибы абруйлы hөнәрләрнең берсе булса да, осталыкка ирешү җиңел бирелми. Бигрәк тә дәвалау технологияләре көнләп түгел, сәгатьләп үзгәрүен исәпкә алсак, бу hөнәр ияләренә hәрчак үсештә булырга кирәк.
Гөлшат Финат кызы белән Илнур Вәсил улы Шәрифҗанов булмышларын шушы хезмәткә багышлыйлар. Алар үз эшенең осталары, аңа икесе дә җаны-тәне белән бирелгәннәр. Үзләре җитәкләгән клиника коллективын да нәкъ менә hөнәренә тугры, аны яратып башкаручылардан туплаганнар.
Сайлаган hөнәрегезне бар күңелегез белән яратасызмы дигән сорауга:
—Эшемне, чыннан да, бик яратам. Яхшы дәрәҗәле эш,— ди Гөлшат Финат кызы. — Тик стоматологиядә эшеңне ярату гына җитми — кул осталыгы да, психолог була белү дә, белемеңне арттырып тору да кирәк.
Гөлшат Финат кызы белән Илнур Вәсил улы икесе дә Иске Балтач авылыннан. Бер-бер артлы урта белем бирү мәктәбен тәмамлагач, Уфа шәhәрендәге медицина университетының стоматология факультетына укырга юлланалар. Югары уку йортын тәмамлагач, үз hөнәрләре буенча Тәтешле районының дәваханәсенә эшкә баралар. Монда алар үз эшләрен җиренә җиткереп hәм яратып башкаралар.
2018нче елның матур көннәрнең берсендә яшь пар, озак еллар очрашып йөргәннән соң, гөрләтеп туй уздырып җибәрә. Стоматология өлкәсендә шулай берничә ел тәҗрибә туплагач, үзләренең туып үскән авылларында шәхси клиника ачып, яраткан hөнәрен гаилә эшкуарлыгына әверелдерү теләге туа.
Шулай итеп, 2 ел элек Балтач районында яңа клиника барлыкка килә. “Гаилә стоматологиясе” клиникасында пациентларга сыйфатлы хезмәт күрсәтү өчен барлык шартлар да бар. Яңа стоматология клиникасы тешләрне дәвалау өчен заманча медицина җиhазлары, корылмалар белән тәэмин ителгән.
Клиникада кариес hәм аның өзлегүләрен дәвалау, протезлар ясау, тешләрне тергезү, hөнәри чистарту хезмәтләре күрсәтелә. Иң тәүдә консультация үткәрелгәч кенә тешне дәвалый башлыйлар.
Райондашлар “Гаилә стоматологиясе “ сүзенең мәгънәсен авыртуны сиздерми, сыйфатлы итеп теш дәвалау урыны буларак кабул итә. Клиника бусагасын атлап керүгә, пөхтәлек, заманча бизәлеш, табибларның сертификатларга ия булуы турында тулы мәгълүматлы стенд заманча сыйфатлы хезмәт күрсәтелүгә икенерлек урын калдырмый. Ишекләрне ачып кергәч тә шәфкать туташы Альбина Әхәтова, һәркемне ягымлы елмаеп, ачык йөз белән каршы ала.
—Иң мөhиме – хезмәткәрнең үз эшен яратып, җиренә җиткереп башкаруы. Без кешеләр сәламәтлеге өчен җаваплы, шуңа да ялгышуларга, сыйфатсыз эшчәнлеккә юл куелырга тиеш түгел. Коллективның бер-берсен аңлап, бер команда булып эшләве безнең өчен беренче урында, —ди Илнур Вәсил улы.
Гөлшат Финат кызы hәм Илнур Вәсил улы турында райондашлары арасында бары тик җылы сүзләр генә ишетергә мөмкин. Алар hәр кешене игътибар белән тыңлыйлар, юаталар hәм тешләрне тәрбияләү hәм чиргә бирелүдән саклау турында файдалы киңәшләрен бирәләр.
Фиргать НӘБИУЛЛИН.