Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
8 февраль 2022, 09:16

Башкортстана "тропик" авыру һөҗүм итә?!

Узган ел, рәсми ведомстволар - Росздравнадзор һәм Роспотребнадзор мәгълүматлары буенча, Башкортстанда куркыныч тропик авыру белән авыруның дүрт очрагы ачыкланган.

Башкортстана "тропик" авыру һөҗүм итә?!
Башкортстана "тропик" авыру һөҗүм итә?!

 

Узган ел, рәсми ведомстволар - Росздравнадзор һәм Роспотребнадзор мәгълүматлары буенча, Башкортстанда куркыныч тропик авыру белән авыруның дүрт очрагы ачыкланган.

 

Ул куркыныч авыру — малярия. Авырулар өлкәннәр арасында гына ачыкланган, очраклар да читтән кертелгән.

Элегрәк «Башинформ» агентлыгы 2021 елның май аенда һәм мартында Башкортстанда яшәүчеләрнең тропик малярия белән зарарлану очраклары теркәлүе турында хәбәр иткән иде. Занзибарда ялда инфекция эләктергән пациентларның берсе вафат булган.

Башкортстан Идел буе федераль округы төбәкләре арасында 2021 елда малярия белән авыручылар саны буенча лидер булды. Тагын өч очрак – Самара өлкәсендә, икесе – Пермь краенда, берсе-Удмуртия, Чуашстан, Оренбург һәм Пенза өлкәләрендә ачыкланган.

Яңа коронавирус йогышы таралу куркынычын саклау шартларында, Роспотребнадзор искәрткәнчә, Евразия, Африка, Көньяк Америка, экваториаль-тропик климатлы Океаниядә шулай ук йогышлы һәм паразитар авырулар киң таралган, аларның күбесе Россия Федерациясендә теркәлмәгән яки бик сирәк очрый.

Автор: "Башинформ"

Автор:
Читайте нас: