Балтач үзәк район хастаханәсе “кызыл зонасы” соңгы атна эчендә көчәйтелгән режимда эшләде.
Атна дәвамында
- барлыгы 1284 пациент “кызыл зона”да булды , шуларның 416сы-балалар ;
- атна эчендә коронавирус инфекциясенең 349 очрагы ачыкланган, шуларның 104е - бала;
- 40 пациент савыккан;
-5 пациент ковид госпитальгә озатылган;
- 633 ПЦР тикшерүе үткәрелгән;
- 295 пациентка дарулар таратылган;
- 547 пациентның шалтыратып хәлен белгәннәр;
- кичектергесез ярдәм хезмәте 104 чакыруга чыккан.