Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
4 февраль 2022, 18:04

Балтачта үсмерләрне вакциналау эше актив дәвам итә

Балтач үзәк район хастаханәсенә кайтарылган үсмерләр өчен билгеләнгән “Спутник М” вакцинасы ясалып беткән. Алдагы көннәрдә тагын кайтарылачак.

Районда коронавируска каршы үсмерләргә прививка ясау эше  актив дәвам итә.

Үзәк район хастаханәсендә балигъ булмаган балалар ат-аналары озатуында прививка ясатырга киләләр. Бүген, 4 февраль көнне Иске Балтач авылында яшәүче биш бала анасы үсмер кызы белән килгән иде.

—Үзләре коронавируска каршы прививканы беренчеләрдән булып ясаткан ата-аналар балаларын да алып киләләр, эшләтәләр. Менә бу ханым дүрт баласына да прививканы эшләтте, — ди педиатр Резеда Садртдинова.

—Бишенчесенә дә ясатыр идем, яше җитмәгән, тугыз гына яшь әле, — ди күп балалы ана.

Үсмерләр педиатр тикшерүе үтәләр. Даруларга аллергиясы, өйдә чирле кеше юкмы, сорашалар, үпкәсен тыңлыйлар, кан басымын үлчиләр, тәннәрен карыйлар, тән температурасын үлчиләр, сатурациясен тикшерәләр, хроник чирләре юкмы, барысы да исәпкә алына. Аннан гына процедуралар бүлмәсенә үтеп, анда шәфкать туташы Ирина Гыйндуллина прививканы ясап чыгара.

—Ике компонентлы прививка ясала. Икенчесе 21 көннән соң кадала. Баланың прививка ясатканнан соң шалтыратып хәлен белеп торабыз. Авыр үткәргән бала булмады. Тән температуралары күтәрелгән очрак та булмады. Авыллардан гаиләләре белән киләләр, прививка ясатуга үтә дә җаваплы карыйлар, — ди Резеда Галихан кызы.

Алдагы көннәрдә үзәк район хастаханәсенә үсмерләр өчен вакцина кайтарылачак. Борчылырга урын юк.

Балтачта үсмерләрне вакциналау эше актив дәвам итә
Балтачта үсмерләрне вакциналау эше актив дәвам итә
Балтачта үсмерләрне вакциналау эше актив дәвам итә
Балтачта үсмерләрне вакциналау эше актив дәвам итә
Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас: