Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
1 февраль 2022, 10:45

Районда балаларны вакцинацияләү башланды

Районда коронавирус инфекциясе белән авыручылар санының артуы күзәтелә.

Районда балаларны вакцинацияләү башланды
Районда балаларны вакцинацияләү башланды

 

Районда коронавирус инфекциясе белән авыручылар санының артуы күзәтелә.

Соңгы тәүлекләр эчендә "кызыл" зонага 250 мөрәҗәгать кабул ителгән, шуларның 80е — балалар.

Үзәк район хастаханәсе баш педиатры Луиза Хаҗимуллина белдерүенчә,  районга 70 доза “ГамКовидМ” вакцинасы кайтарылган. Ул биш тапкыр көчсезрәк (үсмерләр өчен исәпләнгән).  Районда 700 дән артык үсмер исәпләнә. Вакцина җитәрлек күләмдә кайтарылачак. Унбиш яше тулмаган үсмерләргә прививка ясатыр өчен ата-аналарының ризалыгы кирәк. Әлбәттә, вацинация бары тик теләк буенча гына эшләнә.

Шушы көннәрдә районда ун яшүсмер ковидка каршы "Спутник М" вакцинасы белән прививка ясаткан.

 Биш тапкыр сыегайтылган  "Спутник V " препаратын ике тапкыр, өч атна интервал белән,  ясыйлар. Вакцина 12-18 яшьлек балалар өчен билгеләнгән. Вакцинация ирекле һәм милли прививкалар календарена кертелгән.

—Профилактиканың барлык чараларын үтәвегезне сорыйбыз! Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!— ди районыбыз ак халатлылары.

31 гыйнвардан Балтач үзәк район хастаханәсенең "кызыл зона"сы көчәйтелгән режимда эшли.

Районда балаларны вакцинацияләү башланды
Районда балаларны вакцинацияләү башланды
Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас: