Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
31 гыйнвар 2022, 15:09

Башкортстан төньяк-көнбатыш авыл хуҗалыгы колледжында үсмерләргә вацинациянең әһәмияте турында сөйләделәр

Бүген, 31 гыйнвар көнне Башкортстан төньяк-көнбатыш авыл хуҗалыгы колледжында коронавирус таралуны чикләү чаралары турында җитди сөйләшү үтте.

Укучылар алдында Балтач үзәк район хастаханәсе баш педиатры Луиза Хаҗимуллина чыгыш ясады.

Кешелеккә элек-электән хәвеф янаган чума, тиф, испанка, кызамык һәм башка йогышлы авырулардан йөзләрчә, меңнәрчә кешенең гомере өзелүе, аларга каршы прививка ясатуның олы әһәмияте турында мисаллар китереп сөйләде Луиза Хәниф кызы.

Соңгы ике елда бөтен дөнья халкы янә бер куркыныч сынау кичерә. Ул коронавирус таралуга бәйле.

—Инфекциянең яңа дулкыны үзгәреп килә. Тәүдә ул олы яшьтәгеләрне, хроник авырулары булганнарны зарарлача, аннары аның белән 40-45 яшьлекләр күпләп авырды. Инде яшьләр арасында тарала. Аннан котылу чарасы — прививка ясату. Әлбәттә, прививка ясаткан кешеләр арасында да авыручылар бар. Тик аларда ул җиңел формада үтә. Безнең районга 70 доза “ГамКовидМ” вакцинасы кайтарылды. Ул биш тапкыр көчсезрәк (үсмерләр өчен исәпләнгән).  Районда 700 дән артык үсмер исәпләнә. Вакцина җитәрлек күләмдә кайтарылачак.Мин сезнең барыгызны да дөрес карарга килергә һәм прививка ясатырга чакырам, — диде Луиза Хәнифовна.

Унбиш яше тулмаган үсмерләргә прививка ясатыр өчен ата-аналарының ризалыгы кирәк.

Автор фотолары

Башкортстан төньяк-көнбатыш авыл хуҗалыгы колледжында үсмерләргә вацинациянең әһәмияте турында сөйләделәр
Башкортстан төньяк-көнбатыш авыл хуҗалыгы колледжында үсмерләргә вацинациянең әһәмияте турында сөйләделәр
Башкортстан төньяк-көнбатыш авыл хуҗалыгы колледжында үсмерләргә вацинациянең әһәмияте турында сөйләделәр
Автор: Аида Хайртдинова
Читайте нас