Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
26 гыйнвар 2022, 09:00

Балтач үзәк район хастахнәсендә авырулар алты бүлектә дәваланалар

Үзәк район хастаханәсенең баш табибы вазифаларын башкаручы Салават Гыйльметдинов бүлекләрдә чираттагы киңәйтелгән обход үткәрде.

Халыкка медицина ярдәмен оештыруда стационар ярдәм мөһим урынны алып тора. Балтач үзәк район хастаханәсендә пациентлар хирургия, терапия, неврология, гинекология, педиатрия бүлекләрендә, шулай ук паллиатив ярдәм бүлегендә тәүлек буе дәваланалар.

—Бүлекләр буенча чираттагы гомуми тикшерү үткәрелде. Пациентлар белән әңгәмә кордык. Бүлек мөдирләре белән бергә пациентларның торышы турында фикер алыштык, дәвалау схемалары һәм тактикалары турында сөйләштек, — ди Салават Фоат улы.

Балтач үзәк район хастахнәсендә авырулар алты бүлектә дәваланалар
Балтач үзәк район хастахнәсендә авырулар алты бүлектә дәваланалар
Автор:
Читайте нас: