Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
25 гыйнвар 2022, 06:10

Башкортстанга яшүсмерләр өчен COVID-19 га каршы 2,8 мең доза вакцина кайтарылачак

Яшүсмерләрне COVID-19дан вакциналау өчен «Спутник М» препаратының беренче партиясен Башкортстанга җибәргәннәр.

 

Яшүсмерләрне COVID-19дан вакциналау өчен «Спутник М» препаратының беренче партиясен Башкортстанга җибәргәннәр.

Бу хакта республика Сәламәтлек саклау министрлыгы башлыгы Максим Забелин хәбәр иткән.

“Нацимбио” хәбәренә караганда, 12-18 яшьлек яшүсмерләргә вакцинация ясау өчен 2800 доза  “Спутник М” вакцинасы җибәрелгән. Аның бүген яки иртәгә килүен көтәбез — логистика буенча бу юл шартларына бәйле булачак”, — дип хәбәр иткән ул.

РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы 24 ноябрьдә «Спутник М» исеме астында COVID-19 га каршы балалар вакцинасын теркәгән. Препарат ике компоненттан тора. 12 яшьтән алып 15 яшькә кадәрге балаларга әти-әниләре ризалыгы белән ясыйлар. 15 яшьтән өлкәнрәкләр арасында вакцинация үткәрү өчен аларның рәсми вәкилләренең ризалыгы кирәк түгел.

Гыйнварның икенче декадасында төбәкнең уку йортларында COVID 19  га каршы балалар арасында прививка ясарга теләүчеләрнең санын билгеләү буенча мониторинг башланды. Мәгариф һәм фән министрлыгында мәктәп укучыларына вакцинация ирекле булачак, дип ассызыклаганнар.

Фото: газета “Республика Башкортостан”

Башкортстанга яшүсмерләр өчен COVID-19 га каршы 2,8 мең доза вакцина кайтарылачак
Башкортстанга яшүсмерләр өчен COVID-19 га каршы 2,8 мең доза вакцина кайтарылачак
Автор:
Читайте нас: