Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
24 гыйнвар 2022, 11:26

Коронавирустан вакциналанган кешеләрдә “омикрон” башка формада үтә

 Мондый кешеләрдә нинди симптомнар күзәтелә?

Коронавирустан вакциналанган кешеләрдә “омикрон” башка формада үтә
Коронавирустан вакциналанган кешеләрдә “омикрон” башка формада үтә

 

Мондый кешеләрдә нинди симптомнар күзәтелә?

"Омикрон" йоктырган пациентларда биш симптом күзәтелә икән. Бу хакта  The Conversation Британия эпидемиологы, профессор Тим Спектор сөйләгән.

Аның сүзләренә караганда, сүз томау, төчкерү, арыганлык, баш авырту һәм тамак авырту турында бара. Шул ук вакытта «омикрон» йоктырган кешеләрнең яртысы гына классик билгеләргә зарланган, алар арасында тән температурасының күтәрелүе, ютәл һәм ис тоюны югалту да бар.

«Омикрон гадәти салкын тиюгә охшаган симптомнар тудыра, бигрәк тә вакциналанган кешеләрдә һәм гомуми системалы симптомнар азрак», — дип китерә эпидемиолог сүзен басма.

Коронавирусның “омикрон” штаммы , яки В.1.1.529, ноябрь аенда Ботсванда һәм Көньяк Африка Республикасында табылган. Белгечләр фикеренчә, аның белән короавирус белән авырган авырулар һәм вакциналанган кешеләр зарарланырга мөмкин. Яңа вариантны 110 илдә, шул исәптән Россиядә дә ачыклаганнар. Ул элекке «дельта» штаммыннан тизрәк тарала һәм өстенлек итә.

Вакцинация коронавирустан саклауның иң ышанычлы ысулы. Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы башлыгы Михаил Мурашко сүзләренә караганда, COVID ны авыр хәлдә үткәргән авырулар арасында прививка ясатучылар өлеше 0,03 проценттан кимрәк тәшкил итә, стационардагы пациентларның күбесе — прививка ясатмаганнар, дип яза РИА Новости.

Коронавирустан вакциналанган кешеләрдә “омикрон” башка формада үтә
Коронавирустан вакциналанган кешеләрдә “омикрон” башка формада үтә
Автор:
Читайте нас: