Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
21 гыйнвар 2022, 10:48

Башкортстан мәктәпләрендә мобиль пунктлар эшли башлаган

Прививка ясауны урындагы поликлиниканың медицина хезмәткәрләре башкара.

Башкортстан мәктәпләрендә мобиль пунктлар эшли башлаган
Башкортстан мәктәпләрендә мобиль пунктлар эшли башлаган

 

Прививка ясауны урындагы поликлиниканың медицина хезмәткәрләре башкара.

Уфа шәһәре районнарындагы мәктәпләрдә коронавируска каршы вакцина ясату пунктлары ачылды. Укытучылар һәм анда эшләгән һәр хезмәткәр прививка ясата ала. Бу хакта “Башкортостан” гәзите үзенең сайтында хәбәр итә.

Прививканы урындагы поликлиниканың медицина хезмәткәрләре башкарачак. Исемлекләр төзелгәннән соң, белгечләр мәктәпләргә килә. Алдан язылырга өлгермәгән хезмәткәрләрне дә табиблар кабул итәчәк. 43-нче поликлиниканың бүлек мөдире Данил Батыршинның әйтүенчә, укытучыларның күпчелеге әле ревакцинация үтә, чөнки алар нәкъ ярты ел элек прививка ясаткан. Әлегә башкаланың 19 мәктәбендә мобиль пунктлар эш башлаган. Бу эш укытучыларның белем бирү процесын тоткарламау, вакытларын сарыф итмәү өчен оештырыла.

Фото: Уфа шәһәр хакимияте

Башкортстан мәктәпләрендә мобиль пунктлар эшли башлаган
Башкортстан мәктәпләрендә мобиль пунктлар эшли башлаган
Автор:
Читайте нас: