Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
12 гыйнвар 2022, 09:59

Башкортстанда “омикрон” штаммы белән зарарлануның өч очрагы ачыкланган

Башкортстанның кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте төбәктә «омикрон» штаммын йөртүче өч кешене тапканлыгы турында мәгълүмат бастырган.

Мәгълүмат ведомствоның Инстаграмдагы рәсми битендә Instagram да урнаштырылган.

Бирелгән мәгълүматларга караганда, инфекцияле ике кеше – республикада яшәүчеләр, тагын бер авыру – Оренбург өлкәсендә яшәүче хатын-кыз. Уфа аэропортына килеп җиткән өч кешене ачыклаганнар. Ике хатын – кыз Танзаниядән, бер хатын-кыз күрше регионнан — оныклары белән Төркиядән килгән.

“Бүгенге көндә омикрон йөртүчеләр хастаханәгә урнаштырылды, аларның хәл-торышы канәгатьләнерлек. Барлык контактлы кешеләр, шул исәптән рейс пассажирлары, пилотлар һәм гаилә учакларында контактлар, медиклар күзәтүе астында изоляциядә торалар. Аларга көн саен коронавирус йогышына тест үткәрелә”, – дип хәбәр иткәннәр ведомствода.

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтендә «омикрон» авыруының җиңел һәм уртача авырлыгы, шулай ук югары йогышлылык белән аерылып торуы турында искә төшергәннәр.

Коронавирус авыруының кеше саулыгына кире нәтиҗәләре турында да истә тоту урынлы, әлбәттә.

Башкортстанда “омикрон” штаммы белән зарарлануның өч очрагы ачыкланган
Башкортстанда “омикрон” штаммы белән зарарлануның өч очрагы ачыкланган
Автор:
Читайте нас: