Шәһәр мэры сүзләренә караганда, калган 7% - ын җыю «иң катлаулысы» булачак.
Уфада коронавирустан вакциналаштырылырга тиешле кешелернең 93 проценты прививка ясаткан. Әлеге мәгълүмат бүген, 11 гыйнварда республика башкаласы хакимиятендә узган оператив киңәшмәдә яңгыраган.
Шәһәр мэры Сергей Греков аныклап узганча, Яңа ел бәйрәмнәре вакытында халыкның нибары 0,5% -ы гына прививка ясаткан.
“Менә калган 7%ын җыю безнең өчен иң катлаулысы булачак, коллектив иммунитет алу өчен, әмма шуңа да карамастан, без бу юнәлештә эшне активлаштырырга тиеш”, — дигән сити-менеджер.