Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
8 гыйнвар 2022, 17:06

2022 елда Балтач районында өч ФАП төзеләчәк

Бу хакта районда узган Чемпионнар парадында район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев әйтте.

2022 елда Балтач районында өч ФАП төзеләчәк
2022 елда Балтач районында өч ФАП төзеләчәк

 

Бу хакта районда узган Чемпионнар парадында район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев әйтте.

Балтачта ил күләмендәге милли проектлар уңышлы тормышка ашырыла. Мәгариф, мәдәният, эшкуарлыкны үстерү, саулык саклау өлкәләрендә  башкарылган эшләр турында сайтыбызда даими яктыртып килдек һәм киләбез.

Яңа аяк баскан  2022 елда Балтачта өр –яңа өч ФАП төзеләчәк.

—Республикада “Сәламәтлек саклау” милли проекты чикләрендә 53 ФАП төзелү планлаштырылса, шуларның өчесе безнең Балтач районында булачак, – диде Илгиз Әхвәс улы, Чемпионнар парадында ясаган чыгышында.

Хәтергә төшереп үтик: 2018 елда Балтач районында шушы проект чикләрендә Мата, Тутагач  авылларында  модульле яңа ФАПлар төзелеп файдалануга тапшырылды. Штәнде авылындагы типовой ФАПны төзүгә "Авыл территорияләрен социаль үстерү" Федераль программасы булышлык итте.

Фото: видеодан скриншот

2022 елда Балтач районында өч ФАП төзеләчәк
2022 елда Балтач районында өч ФАП төзеләчәк
Автор:
Читайте нас: