Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
1 гыйнвар 2022, 19:35

Япониядә коронавирустан гомер буе нәтиҗәле булган вакцина уйлап тапканнар

Профессор Митинори Кохара җитәкчелегендә Токия медицина фәннәре институты белгечләре гомерлеккә иммунитет бирә торган коронавирустан вакцина ясау өстендә эшлиләр.

Нигез итеп оспага каршы вакцина алына, ул XVIII гасырда Британия табибы Эдвард Дженнер тарафыннан эшләнгән. Нәкъ менә аның ярдәмендә үлемгә китергән авыру җиңелә. Япония галимнәренең максаты- осповакцина вирусын булдыру.

Кохара белдергәнчә, осповакцина вирусы векторын кулланучы препаратлар “барыннан да иң куәтлесе”. Аның сүзләренә караганда, әлеге төр вакцинаның побочный эффектлары юк, шул ук вакытта транспортировкалау һәм ул саклау өчен махсус ысулларга мохтаҗ түгел.

Тычканнарда кош гриппы генын кодлаучы осповакцинаның киңәш ителгән вирусын кулланып үткәрелгән тәҗрибәләр 20 айдан артык сакланган антителларның югары дәрәҗәләрен күрсәткән. Япония дарулар җитештерүче Nobelpharma 2023 елның беренче яртысында Кохара вакцинасын клиник тикшерүнең беренче һәм икенче фазаларын үткәрер дип планлаштырыла.

Япониядә коронавирустан гомер буе нәтиҗәле булган вакцина уйлап тапканнар
Япониядә коронавирустан гомер буе нәтиҗәле булган вакцина уйлап тапканнар
Автор:
Читайте нас: