Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
30 декабрь 2021, 15:08

COVIDның яңа - «омикрон» штаммының куркыныч симптомы үзен төнлә сиздерә?!

Омикрон-штамм эләккәндә авыру җиңел формада үтә.

COVIDның яңа - «омикрон» штаммының куркыныч симптомы үзен төнлә сиздерә?!
COVIDның яңа - «омикрон» штаммының куркыныч симптомы үзен төнлә сиздерә?!

 

Омикрон-штамм эләккәндә авыру җиңел формада үтә.

pravda.ru басмасы хәбәр итүенчә, белгечләр Көньяк Африкада омикрон-штаммның яңа симптомын ачыклаган.

Табиблар “омикрон” белән чирләгән кешеләрнең төнлә бик нык тирләүгә зарланулары турында сөйләгәннәр. Пациентларның хәтта простынялары юешләнә икән, хәтта бүлмәдә һава салкын булса да. Аларга берничә тапкыр өс киемен алышырга туры килә. Авырулар төннәрен йокы параличыннан җәфа чигәргә мөмкин.

Башка симптомнарга көчле арыганлык, югары температура, мускуллар авырту, ис тоюны югалту, коры ютәл һәм тамак ачыту кебек күренешләр керә.

Элегрәк электрон басмалар ковидның «омикрон» -штаммы кабынуның иң кызган чагы 2022 елның гыйнвары ахырына туры киләчәк, дип язган иде.

COVIDның яңа - «омикрон» штаммының куркыныч симптомы үзен төнлә сиздерә?!
COVIDның яңа - «омикрон» штаммының куркыныч симптомы үзен төнлә сиздерә?!
Автор:
Читайте нас: