Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
28 декабрь 2021, 16:49

Сәйтәк авылы халкы сәламәт яшәү рәвеше яклы

Сәйтәк авылы урамнарында көндезләрен генә түгел, кичләрен дә җанлылык.

Сәйтәк авылы халкы сәламәт яшәү рәвеше яклы
Сәйтәк авылы халкы сәламәт яшәү рәвеше яклы

 

Сәйтәк авылы урамнарында көндезләрен генә түгел, кичләрен дә җанлылык.

Яше, карты чаңгыда чыга, балалар да, өлкәннәр дә авыл уртасындагы катокта тимераякта шуа, үсмерләр хоккей уйный. Авыл кичләрен аеруча җанлылыкка күмеә.

—Кышкы матурлык, саф суык һава көндәлек мәшәкатьләр һәм дулкынлануларны арткы планга чыгарырга ярдәм итә, ә чаңгыда йөргәндә бөтенләй онытыла. Кышкы матур көндә чаңгыда уздырылган сәгать ярым-ял итеп кенә калмый, күңел күтәренкелеге дә алырга мөмкин. Чаңгыда йөрү-кышкы сезонда сәламәт һәм файдалы чара. Чаңгыда йөрү иммунитетны арттыруга, йөрәкне ныгытуга һәм организмның гомуми тонусына ярдәм итә. Ә тимераякта шуу сыгылмалылыкны, тизлекне, җитезлекне һәм тигезлекне саклауга булышлык итә. Моннан тыш, бозда даими дәресләр сәламәтлекне ныгыта, организмның тонусын һәм аның төрле инфекцияләргә каршы торучанлыгын арттыра, шулай ук кәефне яхшырта.

Спорт белән шөгыльләнегез, сәламәтлегегезне ныгытыгыз һәм позитив эшләргә керешегез!— ди авыл китапханәсе мөдире Рәзилә Габделхакова.

Сәйтәк авылы халкы сәламәт яшәү рәвеше яклы
Сәйтәк авылы халкы сәламәт яшәү рәвеше яклы
Сәйтәк авылы халкы сәламәт яшәү рәвеше яклы
Сәйтәк авылы халкы сәламәт яшәү рәвеше яклы
Сәйтәк авылы халкы сәламәт яшәү рәвеше яклы
Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас: