Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
27 декабрь 2021, 15:38

Балтач районында бер кеше коронавирустан авыр хәлдә...

Соңгы тәүлек эчендә коронавирусның яңа очрагы ачыкланмаган. Роспотребнадзор буенча барлыгы-594 кешедә коронавирус ачыкланган.

Стационарда 4 кеше дәвалана, шул исәптән 4 пациент 60 яшьтән өлкән.

Шуларның 1се авыр хәлдә, ИВЛга ялганган авырулар юк.  

Җиде кеше амбулатор дәвалануда, шуларның 4се өлкәннәр, 3се — балалар.

Бер атна эчендә бер кеше савыгып чыккан.

Барлыгы 507 кеше хастаханәләрдән савыгып кайткан.

COVID-19 34 райондашыбызның гомерен өзде... 

Үлүчеләр саны-366 кеше , шул исәптән 304 кеше 60 яшьтән өлкәннәр.

Тәүлек эчендә хастаханәдән тыш пневмония белән очраклар саны-2.

Пневмония белән авырган пациентлар-2 кеше.

Covid19дан вакцинация ясау планы – 11 396 кеше (олыларның гомум саны -14 956 кеше).

Барлыгы Covid-19дан -15021 доза вакцина кайтарылды. (Планга карата 131,8 %)

1 компонент белән вакциналанганнар - 11163 кеше (вакциналаштырырга тиешле халыкның 98%).

8359 кеше (тиешле халыкның 73, 4 проценты) вакцинацияләүне тулысынча төгәлләделәр.

—COVID-19га каршы прививка ясатып, сез үзегез турында гына түгел, якыннарыгыз, башка кешеләр турында да хәстәрлек күрәсез. COVID-19га каршы привика ясатып, үз сәламәтлегезне һәм якыннарызны саклап кала аласыз, — ди Балтач районы ак халатлылары.

Мәгълүматлар һәм фото үзәк район хастаханәсенең социаль челтәрләрдәге битеннән

Балтач районында бер кеше коронавирустан авыр хәлдә...
Балтач районында бер кеше коронавирустан авыр хәлдә...
Автор:
Читайте нас: