Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
23 декабрь 2021, 08:56

“МИР 19” препараты коронавирустан коткарырмы?

Клиник тикшеренүләр яңа препаратның кире нәтиҗәләре юклыгын күрсәткән.

“МИР 19” препараты коронавирустан коткарырмы?
“МИР 19” препараты коронавирустан коткарырмы?

 

Клиник тикшеренүләр яңа препаратның кире нәтиҗәләре юклыгын күрсәткән.

Сәламәтлек саклау министрлыгы коронавирусны дәвалау өчен "МИР 19" ингаляцион препаратын теркәгән.

Бу хакта Федераль медик-биология агентлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткән.

Препарат геннар дәрәҗәдсенә эшли: сайлап РНК вирусның  активлыгын киметә, шул ук вакытта кеше генына кагылмый.

Клиник тикшеренүләр аның куркынычсызлыгын һәм нәтиҗәлелеген исбатлаган. "МИР 19" кеше организмына тәэсир итми, аның мишене — нәкъ менә вирус, дип аныклаганнар матбугат хезмәтендә. Аның кире нәтиҗәләре юк.

ФМБА иммунология институты директоры Муса Хәитов билгеләп үткәнчә, препарат стационарда ингаляцион куллану өчен билгеләнгән.

Вероника Скворцова ФМБАның амбулатор пациентлар өчен беркетмә буенча махсус тикшеренү үткәрәчәген әйткән.

"Шуннан соң <...> препаратны даруханә челтәре аша тарату һәм авыру барлыкка килүнең беренче билгеләре булганда дәвалау мөмкинлеге барлыкка киләчәк", - дип аның сүзләре китерелә.

 

Фото

“МИР 19” препараты коронавирустан коткарырмы?
“МИР 19” препараты коронавирустан коткарырмы?
Автор:
Читайте нас: