Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
21 декабрь 2021, 11:49

Ковидтан вакцинация прививкалар милли календарена кертелгән

Сәламәтлек саклау министрлыгы ковидтан вакцинацияне прививкалар милли календарена керткән.

Документ нигезендә, беренче дәрәҗәдәге өстенлеккә мәҗбүри вакцинациягә  60 яшь һәм аннан өлкәнрәкләр дә керә.

Коронавирустан вакцинация РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы раслаган профилактик прививкаларның милли календарена кертелгән. Шул хактагы боерыкка илнең сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко кул куйган.

"1 нче кушымта нигезендә профилактик прививкаларның милли календарен; 2 нче кушымта нигезендә эпидемия күрсәткечләре буенча профилактик прививкалар календарен расларга",-диелә хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында басылган документта.

Боерык нигезендә, коронавируска каршы мәҗбүри вакцинация үткәрү өчен беренче дәрәҗәдәге өстенлеккә 60 яшь һәм аннан өлкәнрәк кешеләр, шулай ук медицина, социаль хезмәт күрсәтү һәм мәгариф хезмәткәрләре, хроник авырулары булган кешеләр, бер миллион һәм аннан да күбрәк кешеләр яшәгән шәһәрләрдә яшәүче гражданнар керә. Документта 12-17 яшьләрдәге балаларны ковидтан вакцинацияләүнең үз теләкләре белән, әтисе яки әнисенең язма гаризасы буенча үткәрелүе ачыклана.

Элегрәк Гамалея үзәге башлыгы Александр Гинцбург Россиядә коронавирус пандемиясе халыкның 70-75% ында инфекциягә иммунитет булганда бетәчәк, дип белдерде. Академик сүзләренә караганда, моңа алты ай дәвамында барлык россиялеләр вакцинация курслары узса гына ирешергә мөмкин.

Фото Балтач үзәк район хастаханәсенең соицаль челтәрләрдәге битеннән

Ковидтан вакцинация прививкалар милли календарена кертелгән
Ковидтан вакцинация прививкалар милли календарена кертелгән
Автор:
Читайте нас: