Роспотребнадзор буенча барлыгы Балтач районында 566 кешедә коронавирус ачыкланган.
Соңгы тәүлек эчендә авыруның бер яңа очрагы ачыкланган.
Стационарда - 5 кеше, шул исәптән 60+яшьтәге 2 пациент.
Шуларның берсе авыр хәлдә, ИВЛга тоташтырылганнар юк.
Амбулатор дәвалануда - 7 кеше, шул исәптән олылар - 3, балалар - 4.
Атна эчендә 4 кеше савыгып чыккан.
Барлыгы 507 кеше авыруны җиңгән.
COVID-19дан үлүнең 34 очрагы теркәлгән.
Үлүчеләр саны - 371 кеше, шул исәптән 60+ яшьтәге - 312 кеше.
Вакцинация планы Covid-19тан – 11 396 (өлкән яшьтәге халык саны-14 956 кеше).
Covid-19дан барлыгы -15021 доза вакциналар кайтарылды. (Планга карата 131%).
1нче компонент белән вакциналанганнар саны - 10 727 кеше (вакцина үтәргә тиешле халыкның 94.1%). Атна эчендә 473 доза прививка ясалды.
Вакцинацияне тулысынча төгәлләделәр (1 һәм 2 компонентларны) - 8241 кеше (тиешле халыкның 72.3%).
Прививка иммун системасын авыруны кузгатучы белән көрәшергә өйрәтә. Шуңа күрә иммун системасы, коронавирус белән очрашкач, икенче тапкыр үзен күпкә нәтиҗәлерәк тотачак. Прививка ясатучыларның нинди дә булса проценты авырырга мөмкин, тик бу кешеләр җиңелрәк авырый һәм аларның коронавирустан үлү куркынычы күпкә азрак.
Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!
Мәгълүматлар Балтач үзәк район хастаханәсе социаль челтәрендәге битеннән
Аида Хәйртдинова фотосы