Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
17 декабрь 2021, 10:20

Министр Забелинның балигъ булмаган улы вакцина ясаткан

12 - 18 яшьлекләр өчен билгеләнгән "Спутник М" Башкортстанга якын көннәрдә кайтарылачак.

Министр Забелинның балигъ булмаган улы вакцина ясаткан
Министр Забелинның балигъ булмаган улы вакцина ясаткан

 

12 - 18 яшьлекләр өчен билгеләнгән "Спутник М" Башкортстанга якын көннәрдә кайтарылачак.

Сәламәтлек саклау министры Максим Забелин үзенең балигъ булмаган улының ирекмән сыйфатында Мәскәүдә "Спутник М" вакцинасын кадатканы турында белдерде. Бу хакта ул Дәүләт Җыелышы - Корылтай утырышында хәбәр итте.

Коронавирус каршы "Спутник М" вакцинасы 12 - 18 яшьлекләр өчен билгеләнгән. Башкортстанга ул якын көннәрдә кайтарылачак. Препарат "Спутник V" вакцинасы нигезендә ясалган, шулай ук ике компоненттан тора. Икенчесен 21 көннән соң кадатырга мөмкин. Искәртү прививкалары 15 яшькә кадәр ата-асаның яки канунлы вәкилләре ризалыгы белән башкарыла. Аннан зурракларның прививка ясату өчен үзләренең ризалыгы кирәк. Максим Забелин әйтүенчә, республикага 2,74 миллион доза вакцина китерелгән.

Мәскәүдә “Спутник М” вакцинасы инде бавлигъ булмаганнарга ясала.

Фото: ufa1.u

Министр Забелинның балигъ булмаган улы вакцина ясаткан
Министр Забелинның балигъ булмаган улы вакцина ясаткан
Автор:
Читайте нас: