Роспотребнадзор оешмалардан коронавируска каршы прививка эшләтмәгән хезмәткәрләрнең исәбен ала башлый.
Бу эш 20 декабрьдән башланачак.
Шушы көннән башлап һәр оешма коронавируска каршы вакцина эшләтмәгән барлык хезмәткәрләрен дә эштән читләштерергә тиеш. “Госуслуги”дан алынган белешмәң юк икән, димәк, эштән китәсең! Хезмәт урының сакланса да, эш хакы түләнмәячәк.
Әгәр дә инде оешма вакцина ясатмаган кешене эштә калдыра икән, аңа 200 мең сумнан 500 мең сумга кадәр штраф яный. Алай гына да түгел. Эш предприятиенең эшчәнлеген туктатып торуга кадәр җитәргә мөмкин, ә документлар суд органнарына җибәреләчәк.
Шуңа күрә бердәнбер чара кала, дуслар: ул — прививка ясату.
Фото Балтач үзәк район хастаханәсенең социаль челтәрдәге битеннән