Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
13 декабрь 2021, 16:14

Россиядә 16 кешедә омикрон-штамм ачыкланган

Коронавирусның яңа “омикрон” штаммы Көньяк Африка Республикасыннан кайткан 16 Россия кешесендә табылган.

Россиядә 16 кешедә омикрон-штамм ачыкланган
Россиядә 16 кешедә омикрон-штамм ачыкланган

 

Коронавирусның яңа “омикрон” штаммы Көньяк Африка Республикасыннан кайткан 16 Россия кешесендә табылган.

Бу хакта вице-премьер Татьяна Голикова хәбәр иткән. Элегрәк Россия гражданнары арасында вирусның яңа варианты белән зарарлануның ике очрагы турында мәгълүм булган иде.

"Бүген әйләнеп кайткан 177 гражданның 16сында "омикрон" штаммы табылган, алар барысы да күзәтү астында", — дигән Голикова Дәүләт Думасында "Бердәм Россия" фракциясе утырышында чыгыш ясаганда.

Гамалея исемендәге үзәк хәбәр иткәнчә, «омикрон» белән авырган ике россияле коронавирустан прививка ясаткан. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы һәм кайбер табиблар бу вариантны «дельта» га караганда куркынычсызрак, әмма йогышлырак, дип саный. Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте башлыгы Анна Попова белдергәнчә, коронавирусның яңа варианты башкалар белән чагыштырганда куркыныч түгел.

Россиядә 13 декабрьдә 29 558 коронавирус белән авыручы ачыкланган, узган тәүлек эчендә 1221 кеше үлгән. Илдә күмәк иммунитет 55% тан артып киткән, дип яза РИА Новости.

Аида Хәйртдинова фотосы

Россиядә 16 кешедә омикрон-штамм ачыкланган
Россиядә 16 кешедә омикрон-штамм ачыкланган
Автор:
Читайте нас: