

Анда нинди мәсьәләләр карала?
Уфада, Республикага идарә итү үзәгендә “Төбәкләрнең инфекция хәвефсезлеген оештыруда заман технологияләре. COVID-19: яңа чакыру" дип аталган Бөтенрусия медицина форумы үтә.
Чарада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров, республика Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров, Русия Дәүләт Думасының сәламәтлек саклау буенча комитеты рәисе Дмитрий Хубезов, төрле төбәк һәм Беларусь, Казахстан, Израиль кебек илләрнең сәламәтлек саклау тармагында эшләгән власть органнары вәкилләре, медицина хезмәткәрләре катнаша.
Чаралд катнашучыларга Русия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко видеобәйләнеш аша мөрәҗәгать итте һәм коронавирус пандемиясе бар дөнья өчен җитди чакыру булды, сәламәтлек саклау тармагына бик авыр шартларда эшләргә тура килде, дип билгеләде.
“Башкортстан пандемия башланганда ук яңа инфекция инфраструктурасы булдыру җәһәтеннән барысына да яхшы үрнәк күрсәтте, республикада рекордлы кыска чорда ике ковид-үзәк төзелде. Белгечләр пациентлар өчен йөзләрчә урын булдырылды, һәр яктан медицина корылмалары белән тәэмин ителгән госпитальләрне тиз генә төзү өчен яңа технологияләр тапты һәм аны гамәлдә кулланды", - диде Михаил Мурашко.
Ул шулай ук вакцинацияләү буенча аңлату эшләрен ары да актив алып барырга чакырды. “Гомерне сайлагыз! Без бу бщлане җиңергә тиеш!"- диде Михаил Мурашко.
Олег Яровиков фотосы