Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
9 декабрь 2021, 16:23

Башкортстанның берничә районы коронавируска каршы прививка ясату буенча алдынгы урында килә

Башкортстанда вакцина ясатырга тиеш халыкның 74,2%ы вакцинаның икенче компонентын ясаткан.

Башкортстанның берничә районы коронавируска каршы прививка ясату буенча алдынгы урында килә
Башкортстанның берничә районы коронавируска каршы прививка ясату буенча алдынгы урында килә

 

Башкортстанда вакцина ясатырга тиеш халыкның 74,2% вакцинаның икенче компонентын ясаткан.

Бу хакта Хөкүмәтендә узган оператив киңәшмәдә Башкортстанның сәламәтлек саклау вице-премьеры Максим Забелин хәбәр иткән.

Башкортстанда бу инфекциядән 2 059 482 кеше прививка алган. Вакцинацияне 1 842 592 кеше тулысынча төгәлләгән.

"Бу халыкны вакциналаштырырга тиешле кешеләрнең (шул тәртиптә) 82,9 һәм 74,2 проценты дигән сүз” , —дигән Забелин.

Вакцинация темплары буенча Стәрлебаш, Уфа, Чишмә, Әлшәй, Бүздәк, Кушнарен, Чакмагыш һәм Караидел районнары алда бара, дип билгеләп үтелә. Шул ук вакытта вакцинациянең түбән темплары Бөрҗән районында һәм Сибайда теркәлгән.

 

Аида Хәйртдинова фотосы

Башкортстанның берничә районы коронавируска каршы прививка ясату буенча алдынгы урында килә
Башкортстанның берничә районы коронавируска каршы прививка ясату буенча алдынгы урында килә
Автор:
Читайте нас: