Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
7 декабрь 2021, 08:53

Вирусолог «омикрон» штаммын тере вакцина дип атаган

Корнавирусның «омикрон» штаммы тере вакцина була ала.

Вирусолог «омикрон» штаммын тере вакцина дип атаган
Вирусолог «омикрон» штаммын тере вакцина дип атаган

 

Корнавирусның «омикрон» штаммы тере вакцина була ала.

Ura.ru басмасы белән әңгәмәдә вирусолог, РФА әгъза-корреспонденты, В.А. Энгельгардт исемендәге молекуляр биология институтының күзәнәкләрне пролиферацияләү лабораториясе мөдире Петр Чумаков шундый фикер җиткергән.

"Оптимистик фикер бар, дип<...>, бәлки, коронавируска каршы табигать тере вакцина булдыргандыр. Ягъни, коронавирусның бу штаммы белән авырып, аны кичергән кешеләр авыру вариантларына бирешми", - дип китерә портал белгечнең сүзләрен.

Чумаков «Омикрон» барлыкка килү белән кешелек локдаун турында оныта алыр, дигән ышаныч белдергән.

Шул ук вакытта ул билгеләп үткәнчә, әлегә «омикрон» ны коронавирусның башка штаммнарын кысрыклап чыгарачакмы?

20 ноябрьдә галимнәр Ботсванда һәм Көньяк Африка Республикасында коронавирусның В.1.1. 529 штаммы барлыкка килү турында хәбәр иттеләр. Тикшеренүчеләр фикеренчә, SARS-CoV-2 геномындагы яңа үзгәрешләрнең күбесе бу вариантның югары трансмиссивлыгына һәм авыруны үткәргән һәм прививка ясаткан кешеләрнең саклану антителларына каршы торучанлыгын күрсәтә, хәер, ахыргы нәтиҗәләр ясарга әлегә иртәрәк.

РИА Новости хәбәр итүенчә, Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы гадәттән тыш утырышта В.1.1.529ны «борчу уята» дип таныган һәм аңа «омикон» исемен грек алфавитының 15 нче хәрефе белән атаган. Экспертлар авыруны үткәргән һәм вакцинаны ясаткан кешеләр дә аны йоктырырга мөмкин, дип саный.

Вирусолог «омикрон» штаммын тере вакцина дип атаган
Вирусолог «омикрон» штаммын тере вакцина дип атаган
Автор:
Читайте нас: