Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
1 декабрь 2021, 09:15

Уфада балаларга ни булган?

Малайлар 40 градус температура белән “яна”: Уфада балалар арасында сәер авыруга зарланалар.

Уфада балаларга ни булган?
Уфада балаларга ни булган?

 

Малайлар 40 градус температура белән “яна”: Уфада балалар арасында сәер авыруга зарланалар.

Уфада укучыларның ата-аналары балаларның массакүләм авыруына зарлана. Аларның уку йортларында яртышар класс белән авырып ятулары турында хәбәр итәләр.

- Бездә 119 мәктәптә малайлар кырык градус температура белән яталар, аны берни белән дә төшереп булмый. – Бу гриппмы, әллә ковидмы — мин белмим, - дип хәбәр иткән Анна (исеме үзгәртелде). — Шул ук вакытта мондый югары температура ике көннән соң уза. Шундый ук хәлләр җурында үземнең дуслар һәм туганнардан да ишетәм.

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтендә балалар арасында авырулар санының артуы турында мәгълүмат расланмый.

— "Чыганаклар юк", - дип белдергәннәр ведомствода.

Сәламәтлек саклау министрлыгында чыганак аңлатканча, хәзер ковид кабынуы күзәтелми. Мөгаен, балалар ОРВИ белән чирлидер.

Искәртеп узабыз, сентябрь аенда ата-аналар да авырулар санының артуына зарландылар — балалар коронавирус белән авырдылар. Табиб аллерголог-иммунолог журналистларга балаларның ковидны олылар белән чагыштырганда башкача кичерүе турында сөйләде. Мәсәлән, аларда Кавасаки синдромы үсешергә мөмкин.

Килеп туган хәл буенча социаль челтәрләрдә фикер алышулар дәвам итә.

Чыганак: ufa.bashkortostan

Уфада балаларга ни булган?
Уфада балаларга ни булган?
Автор:
Читайте нас: