Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
29 ноябрь 2021, 10:53

Башкортстанда тәүлек эчендә коронавирустан үлүчеләр саны кимегән

Башкортстанда коронавирустан үлүчеләр саны 25 кешегә кадәр кимегән, дип хәбәр иткәннәр республика сәламәтлек саклау министрлыгында.

Сәламәтлек саклау министрлыгының оператив мәгълүматларына караганда, соңгы тәүлек эчендә Башкортстанда 669 яңа коронавирус инфекциясе очрагы ачыкланган. Пандемия башланганнан башлап республикада барлыгы 105 меңнән артык COVID-19 авыруы теркәлгән.

Әелге вакытта республика стационарларында 468 кеше дәвалана, шуларның 300 дән артыгы — 60 яшьтән өлкәнрәкләр.

72 авыру COVID-19 белән авыр хәлдә, шуларның 11е - ИВЛда. Амбулаториядә 7,1 меңнән артык кеше дәвалана, шуларның 5,3 меңнән артыгы 60 яшьтән өлкәнрәкләр.

"Тәүлек эчендә төбәктә COVID-19дан үлүнең 25 очрагы теркәлгән. Башкортстанда пандемия башланганнан бирле барлыгы 3 479 кеше үлгән, шуларның 3 101е — өлкән кешеләр”, — дип ассызыклады Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгында.

Башинформ

Фото

Башкортстанда тәүлек эчендә коронавирустан үлүчеләр саны кимегән
Башкортстанда тәүлек эчендә коронавирустан үлүчеләр саны кимегән
Автор:
Читайте нас: