"Сәламәтлек саклау" милли проекты кысаларында Балтач үзәк район хастаханәсенә 29 берәмлек ноутбук кайтарылды.
Автоматлаштырылган эш урыннары фельдшер-акушерлык пунктларын җиһазлау өчен билгеләнгән, участок табибларына һәм тар профильле белгечләргә консультация юлламасын рәсмиләштерү, телемедицина консультацияләрен үткәрү, электрон медицина документларын алып бару өчен дәүләт мәгълүмат системасына тоташтырылган.
Ил күләмендә тормышка ашырылган милли проектлар авылларга да килеп җитә, яңа мөмкинлекләргә юл ача.
#нацпроектздоровье#национальныепроекты#балтачевскийрайон#балтачевскаяцрб#здоровье