Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
17 ноябрь 2021, 09:18

Россиягә Коксаки вирусы яныймы?

Роспотребнадзор россиялеләрне Коксаки вирусы белән зарарлану куркынычы турында кисәткән. Кайбер очракларда бу авыру вируслы менингит, энцефалит яки миокардит китереп чыгарырга мөмкин.

Россиягә Коксаки вирусы яныймы?
Россиягә Коксаки вирусы яныймы?

 

Роспотребнадзор россиялеләрне Коксаки вирусы белән зарарлану куркынычы турында кисәткән. Кайбер очракларда бу авыру вируслы менингит, энцефалит яки миокардит китереп чыгарырга мөмкин.

Россия гражданнарын Коксаки вирусы белән зарарлану куркынычы турында кисәткәннәр һәм бу инфекцияне профилактикалау чаралары турында искәрткәннәр. Бу хактагы хәбәр Роспотребнадзор сайтында барлыкка килгән.

"Коксаки вируслары белән бәйле авырулар күпчелек илләрдә, Россия Федерациясен дә кертеп, киң таралган энтеровирус инфекцияләре төркеменә керә. Коксаки вирусы беренче тапкыр Нью-Йорк штатында Олбанидан көньякта урнашкан кечкенә Коксаки шәһәрендә табылу сәбәпле шундый исем алган", - дип сөйләгәннәр ведомствода.

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтендә әлеге типтагы ике төркем вирус бар, дип ассызыклыйлар. А төркеме өчен тиредәге корылык, югары сулыш юллары зарарлану, стоматит һәм герпангин, конъюнктивит, склерит, диарея, шулай ук менингитның үсеше хас. Б төркеме өчен йөрәк, плевра, бавыр, ашказаны асты бизе зарарлану хас.

Коксакины көнкүреш предметлары яки инфекцияле су куллану аша йоктырырга була. Шулай ук инфекция һава-тамчы юлы аша да таралырга мөмкин. Гади гигиена кагыйдәләрен үтәү зарарлану куркынычын минимумга китерергә ярдәм итә ала, авыруның үзенчәлекле профилактикасы юк.

Чыганак

Фото: Pixabay

Автор:
Читайте нас: