Балтач үзәк район дәваханәсе табибы САБИРОВ Рәшит Фәүзи улына сәламәтлек саклау өлкәсендә озак еллар, фидакарь хезмәте һәм актив җәмәгать эшчәнлеге өчен Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы-Корылтай рәисе Константин Толкачёвның Рәхмәт хаты тапшырылды.
Мәртәбәле бүләк уңаеннан Рәшит Фәүзи улын котлыйбыз. Эшендә уңышлар, яңа үрләр, казанышлар телибез.