Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
11 ноябрь 2021, 14:59

Балтач үзәк район хастаханәсендә коронавируска каршы прививка ике кабинетта ясала

Башкортстанда коронавирус таралуга каршы чикләүләр кертелгәч халык арасында прививка ясату темплары арткан. Хәзер Балтач үзәк район хастаханәсендә дә прививка ике кабинетта ясала.

Бу эш җәй айларында тормышка ашырыла башлаган. Поликлиника буенча өлкән шәфкать туташы Венария Хисмәтова белдерүенчә, беренче прививка поликлиниканың икенче катында,  “1-12”нче бүлмәдә ясала. Тәүдә пациент терапевт тикшерүе үтә. Саулык торышы буенча каршылыклар булмаган очракта процедура бүлмәсенә үтеп прививка ясала.

Икенче прививка поликлиника бинасының беренчен катында, “1-7”нче бүлмәдә ясала. Мондый адым поликлиникада тупланган чиратны бетерү, пациентларга уңайлы шартлар тудыру теләге белән ясалган.

Привика эшләтергә теләүчеләр күп. Көн саен уртача 60-75 кеше икенче компонент белән прививка ясата. Биредә ясалган прививка турында сертификат алырга килүчеләр дә шактый — көненә 50-60 кеше, диләр.

 Янә бер матур күренеш шаһиты булырга туры килде безгә хастаханәдә. Икенче компонент белән прививка ясаткан балтачлыларга сәяси партиянең урындагы бүлекчәсе башкарма комитеты җитәчесе Илнур Сираев истәлекле бүләкләр, сувенирлар таратты. “Сәламәтлек” косметика наборы, төрле сувенирларны төрле буын балтачлылар шатланып кабул итте.

Түбән Иванай авылыннан өлкән яшьтәге Зина Зайнетдинова мәсәслән, ревакинаия ясатырга килгән.

—Гаиләбездәге барлык якын кешеләрем дә коронавируска каршы прививка ясатты. Үзем дә ике компоненттан прививка ясаттым. Бүген өченчегә ясатырга килдем. Үземне яхшы хис итәм һәм райондашларымны курыкмый прививка ясатырга чакырам, — диде.

Ак халатлылар белдерүенчә, халык прививканың нинди зур роль уйнаганын аңлаган һәм соңгы вакытта бик актив кузгалып вакцинаны ясата башлаганнар.     

Газим Талипов фотолары

Балтач үзәк район хастаханәсендә коронавируска каршы прививка ике кабинетта ясала
Балтач үзәк район хастаханәсендә коронавируска каршы прививка ике кабинетта ясала
Балтач үзәк район хастаханәсендә коронавируска каршы прививка ике кабинетта ясала
Балтач үзәк район хастаханәсендә коронавируска каршы прививка ике кабинетта ясала
Балтач үзәк район хастаханәсендә коронавируска каршы прививка ике кабинетта ясала
Балтач үзәк район хастаханәсендә коронавируска каршы прививка ике кабинетта ясала
Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас: