Сәламәтлек
26 Июля 2021, 10:31

Тучыбай урта мәктәбе хезмәткәрләренең 81 проценты коронавируска каршы прививка ясаткан

Тучыбай урта мәктәбендә 19 кеше эшли. Коллективның уртача яше 48 яшькә тиң. 2020-2021 елларда коллективтан өч кеше коронавирус белән авырган...

Тучыбай урта мәктәбе хезмәткәрләренең 81 проценты коронавируска каршы прививка ясатканТучыбай урта мәктәбе хезмәткәрләренең 81 проценты коронавируска каршы прививка ясаткан
Тучыбай урта мәктәбе хезмәткәрләренең 81 проценты коронавируска каршы прививка ясаткан

 

Тучыбай урта мәктәбендә 19 кеше эшли. Коллективның уртача яше 48 яшькә тиң. 2020-2021 елларда коллективтан өч кеше коронавирус белән авырган...

Мәктәп директоры Ришат Фирдәвис улы Зөлкаров белән пандемия шартларында белем учагы эшен оештыру һәм алып бару, килеп туган кыенлыклардан чыгу юллары, коллектив белән йогышлы афәткә каршы прививка ясату һәм башкалар хакында әңгәмәләштек.

—Без көтмәгәндә килеп чыкты бу мәхшәр. Аңа әзер түгел идек. Зиһеннәребезне, кулыбыздан килгәнне, килмәгәнне кузгатырга туры килде. Укучыларыбыз белән ераклашкан шартларда эшләргә мәҗбүр булдык. Башлавы бу эшне бик авыр булды. Бу бер безгә генә түгел, бөтен район укучыларына, укытучыларына кагыла. Җайлаштык, эшли башладык. Укучыларыбыз белән элемтәне өзмәдек. Район Хакимияте, мәгариф бүлеге саклану чаралары белән тәэмин иттеләр. Моның өчен бик рәхмәтлебез.

—Ришат Фирдәвисович, ерклашкан шартларда эшләү укучыларның белем, өлгерү дәрәҗәсенә кире йогынты ясамадамы?

—Ясады. Моны бетерү өстендә укытучыларыбызга күп көч салырга туры килде. Бу хәлгә күп кенә ата-аналарыбыз да әзер түгел иде. Күпләрендә заманча компьютер техникасы да юк, һәм җитешми иде. Бәхеткә, ата-аналар килеп туган хәлне аңлап, балаларын заманча техника белән тәэмин иттеләр. Әлбәттә, саклану  чаралары кертелде һәм без, башка белем учакларындагы кебек, аларны төгәл үтәргә тырыштык.

—Саклану чаралары чирнең йогуыннан коткарып кала алдымы?

—Саклану чараларын ни дәрәҗәдә җитди итеп үтәргә тырышсак та, озак көттермәде, узган елның җәй азагында безнең гаиләгә дә бу заман афәте килеп кагылды. Терапевт Ләйсән Рамил кызы тәрбияләде, дәвалады безне. Көне-төне хәлебезне белеп торды. Хәл-торышыбызны шәхси контроленә алды, киңәшләрен бирде. Үзәк район хастаханәсе ак халатлыларына — табибларына, шәфкать туташларына рәхмәтебез зур. Аларның кушканнарын үтәп, киңәшләреннән дөрес файдаланып без авыруны җиңдек.

—Прививка ясатуга карашыгыз ничек? Сез җитәкләгән мәктәптә коллективның 81 проценты прививка ясаткан бит?!

—Хәлнең ни дәрәҗәдә катлаулы, авыруның мәкерле булуын аңлаган коллектив, җыелышып сөйләшеп, бердәм фикергә килеп, мәктәп автобусына төялеп Иске Балтачка юлландык. Автобуска сыймаган хезмәттәшләребезгә өчен шәхси автомашиналарда кузгатырга туры килде. Үзәк район хастаханәсендә һәммәбезнең саулык торышы белгечләр күзлеге аша үткәрелеп, прививка ясатуга каршылыклар булмаганнарыбыз көнендә (бу быел февраль ае иде) прививканы ясатып кайттык. Саулык торышында ниндидер тайпылышлар булганнарга бу эшне кичектереп торырга кушылды һәм дәваланып, алар да прививканы соңрак ясатты. Республикада игълан ителгән Сәламәтлек һәм озын гомер елында без үзебезнең коллектив белән саулыкны саклауга зур адым ясадык.  

—Интернет буйлап “сәяхәт” иткән төрле имеш-мимешләргә ничек карыйсыз?

—Халыкны менә шундый юк-бар фейк хәбәрләр бутый, хәвефләндерә, шикле уйлар тудыра да инде.  Авыру бар. Үземнең баштан үтте. Бик авыр чир. Чирләүгә караганда кисәтү яхшы дигән фикердәмен. Коллективыбыз әгъзаларына шуны төшендерә алдык һәм төп масса аңлы караш белән прививка ясатты. Укучыларыбыз арасында авыручылар булмады. Булмасын да.  

Прививканы ясатырга кирәк. Үзегезне, якыннарыгызны саклагыз, саклану чараларын үтәгез. Саулыгыгыз торышында бер төрле дә тайпылыш юк икән, барыгызны да прививка ясатырга өндим!

Фото мәктәп архивыннан   

Тучыбай урта мәктәбе хезмәткәрләренең 81 проценты коронавируска каршы прививка ясаткан
Тучыбай урта мәктәбе хезмәткәрләренең 81 проценты коронавируска каршы прививка ясаткан
Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас