Сәламәтлек
10 Августа 2020, 14:08

Көз көне коронавирусның икенче дулкыны булырга мөмкин

Медицина фәннәре докторы, эпидемиолог һәм вирус йогуларын контрольдә тоту һәм профилактикалау өлкәсе эксперты Михаил Фаворов фикеренчә, дөньяда коронавирус инфекциясенең икенче дулкыны ихтималы бар. Бу хакта ул RT га биргән интервьюсында хәбәр иткән.

title

Аның сүзләренә караганда, сезонлы күтәрелеш октябрь аенда башланачак һәм бу чорда йоктырган кешеләр җәй көне коронавирус белән чирләүчеләргә караганда авыррак кичерәчәк. Шулай ук эксперт медицина битлекләрен тагын ике ел кияргә туры киләчәк, дип фаразлады. "Якындагы ике елга битлек — әйе. Ошыймы бу яки ошамыймы. Мин битлеккә түзә алмыйм, тик мин аны йөртәм. Башка кешеләргә авыру йоктыруга караганда, үзегез авырып битлектә йөрсәгез, сезгә берни булмаячак», - дип билгеләп үтте эксперт. Михаил Фаворов октябрьгә кадәр “ябылырга” кирәкми, әмма октябрь аенда барысы да март — апрель айларындагы кебек булачак, дип өстәде. Әгәр мин хаклы булмасам, мин бәхетле булырмын".
Башинформ