Балтач таңнары
+20 °С
Облачно
ВКонтакте
Телеграм
ОК
Яндекс-Дзен
Сәламәтлек
7 Августа 2020, 13:33
Радий Хәбиров һәм Русия Сәламәтлек саклау министры урынбасары Олег Гриднев республика онкодиспансерының яңа корпусын ачтылар
Бүген, 7 августта, Уфада Республика клиник онкология диспансерының яңа хирургия корпусын ачу тантанасы булды. Тантанада Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров һәм Русия Федерациясенең сәламәтлек саклау министры урынбасары Олег Гриднев катнаштылар.
Добавить в предпочтительные источники Google
Бүген, 7 августта, Уфада Республика клиник онкология диспансерының яңа хирургия корпусын ачу тантанасы булды. Тантанада Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров һәм Русия Федерациясенең сәламәтлек саклау министры урынбасары Олег Гриднев катнаштылар.
Яңа корпус тугыз катлы бинадан гыйбарәт, анда сменага 450 кешегә исәпләнгән поликлиника һәм 240 урынга исәпләнгән стационар урнашкан. Биредә 250 югары квалификацияле хезмәткәр эшләячәк, шул исәптән 68 төрле белгечлек табибы. Инде дүшәмбе, 10 августта, үзәк беренче пациентларны кабул итәчәк.
Объект төзелеше 2017 елның августында башланды. 2019 елда ул 686 млн. сум күләмендә федераль финанслау алган. Проектның гомуми бәясе 2 млрд. сум тәшкил итә. Комплекс иң югары дәрәҗәдә медицина ярдәме күрсәтергә мөмкинлек бирүче иң заманча җиһазлар белән җиһазландырылган. Ә заманча коммуникация чаралары, шул исәптән телемедицина да, катлаулы операцияләрнең нәтиҗәле башкарылуын тәэмин итәчәк.
Радий Хәбиров һәм Олег Гриднев диагностика һәм дәвалау кабинетларын, палаталарны карап чыктылар, төзүчеләр башкарган эшнең масштабын һәм сыйфатын билгеләп үттеләр.
– Без барыбыз да
онкологияне
ң мәкерле, авыр һәм, кызганычка каршы, киң таралган авыру икәнен аңлыйбыз. Онкология белән авыручыларны дәвалау өчен матди база алга таба үсешкә мохтаҗ. Әлеге искиткеч корпусны файдалануга тапшыру онкоавырулар белән очрашкан кешеләргә бик җитди өмет бирә, – дип ассызыклады Радий Хәбиров-башкарылган эшләре өчен барлык төзүчеләргә
р
әхмәт
белдереп
. Яңа бинаны табибларга тапшырганда, һәр пациентның тормышы һәм сәламәтлеге өчен көрәштә уңышлар телим. Без
о
нкология хезмәтен модернизацияләүне дәвам итәчәкбез һәм бөтен республика буенча 13 амбулатор онкология үзәген булдырачакбыз. Моннан тыш, күптән түгел без 2020 елда республика балалар клиник хастаханәсенең балалар онкологиясе һәм гематология үзәге төзелешен башлап җибәрү турында катлаулы карар кабул иттек.
Русия Сәламәтлек саклау министры урынбасары Олег Гриднев коронавирус йогышы шартларында югары технологияле медицина ярдәмен үстерүдә Башкортстанның уңышларын югары бәяләде.
– Илнең сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко исеменнән бу катлаулы чорда республикада онкоавыруларны дәвалау буенча алып барыла торган эш өчен зур рәхмәт сүзләрен җиткерергә рөхсәт итегез, - диде Олег Гриднев. – Бүген бөтен ил буенча йогышлы авырулар хастаханәләре ачыла. Ә Башкортстанда йогышлы авырулар үзәге дә, онкология хастаханәсе дә ачылды.
https://glavarb.ru/rus/press_serv/novosti/134678.html
Читайте нас
MAX
telegram
вк
дзен
ок
Редакцияне сайлау
Новости
12 Апреля 2024, 13:09
Российские пользователи столкнулись с мошенничеством в WhatsApp
Новости
22 Февраля 2024, 06:25
Балтач районында "Җиңү Салюты" фестиваленең беренче этабы тәмамлану алдында
Новости
22 Февраля 2024, 04:16
Нөркә авыл биләмәсе авылларында чын талантлар яши
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"