Сәламәтлек
3 Августа 2020, 11:33

Благовещен үзәк район хастаханәсендә ачылган яңа кабинетта 19 яшькә кадәр пациентларны кабул итәчәкләр

Благовещен үзәк район хастаханәсендә рентген-кабинет ачтылар. «Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты кысаларында 10 миллион сумга сатып алынган яңа рентген аппараты ак халатлыларга авыруның иртә стадияләрендә тикшеренүләр үткәрергә һәм диагнозның төгәллеген арттырырга мөмкинлек бирәчәк. #национальныепроекты#нацпроекты#региональныепроекты#регпроекты#нацпроектыБашкортостан#Башкортостан#ВладимирПутин

Добавить в предпочтительные источники Google
Благовещен үзәк район хастаханәсендә рентген-кабинет ачтылар. «Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты кысаларында 10 миллион сумга сатып алынган яңа рентген аппараты ак халатлыларга авыруның иртә стадияләрендә тикшеренүләр үткәрергә һәм диагнозның төгәллеген арттырырга мөмкинлек бирәчәк.
"Безнең хастаханәдә бу инде икенче санлы аппарат. Безнең хастаханә Уфадагы 17нче хастаханәдән калышмый дип әйтә алам. Бу кабинетта без 19 яшькә кадәр пациентларны кабул итәчәкбез», - ди рентгенология бүлеге мөдире Заһир Зарипов.
Санлы технологияләр индивидуаль нур йөкләнешен исәпләргә мөмкинлек бирә, бу, ахыр чиктә, нурланыш дозасын шактый киметә.