Балтач таңнары
+4 °С
Облачно
ВКонтакте
Телеграм
ОК
Яндекс-Дзен
Сәламәтлек
27 Июля 2020, 06:30
Уфада яңа хоспис төзеләчәк
Бу хакта Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров хәбәр итте.
Добавить в предпочтительные источники Google
Бу хакта Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров хәбәр итте.
Аны 2,37 гектар мәйданлы участокта төзиячәкләр. Хоспис Уфаның көньяк өлешендә, “Мега” сәүдә үзәге артында урнашачак.
"Без хоспис төзи башладык, аны 2021 елның көзендә ачарга тырышабыз. Мин беренче акчаларны җыярга ярдәм итүчеләргә рәхмәтлемен. Шул акчаларга проект
эшлә
д
е
к һәм эш башладык",
— дип язган Радий Хәбиров социаль челтәрләрдәге үз битендә.
Республика Башлыгы ассызыклавынча, хоспис “Русиядә иң зур һәм заманча" хоспис булачак. Шуңа күрә "акча җыярга да җыярг а” кирәк әле.
Хосписның бурычы — дәваланмый торган авыру пациентлар исәбендәге өлкәннәргә һәм балаларга паллиатив ярдәм күрсәтү. Учреждение авыруларны карау өчен уңайлы шартлар булдырырга мөмкинлек бирәчәк.
Уфа хосписы проекты өч корпусны күздә тота: балалар һәм олылар бүлекләре, шулай ук административ-медицина блогы, дип хәбәр итәләр төбәк Башлыгы Хакимияте матбугат хезмәтендә.
Хоспис 60 урынга исәпләнгән. Шуларның 40ы — өлкәннәр, 20се балалар өчен. Корпусларның һәркайсында — йөрү зоналары, ә балалар бүлегендә
уен мәйданчыклары каралган. Хосписта ике керү урыны булачак.
Республика җитәкчесе Уфада хосписны “Вера” хосписына ярдәм фондын гамәлгә ашыручы Нюта Федермессер белән очрашудан соң төзергә кушты.
2019 елның августында ул социаль челтәрләрдәге подписчикларына хоспис төзү идеясен хуплауны һәм кулдан килгәнчә финанс ярдәме күрсәтүне сорап мөрәҗәгать итте. Төбәк җитәкчесенең чакыруына халык та, бизнес вәкилләре дә җавап бирде. Нәтиҗәдә, 18 миллион сумнан артык акча җыелды.
Әлеге вакытта бинаның проект-тикшеренү эшләре тәмамланып килә. Шуның белән бер үк вакытта төзүчеләр объект өчен мәйданчыкны әзерләүгә дә керешкән. Хосписны файдалануга тапшыру 2021 елның көзенә планлаштырылган, дип яза
чыганак
.
Шул ук вакытта, Радий Хәбиров фикеренчә, Уфа районында яңа клиник-диагностик йогышлы авырулар үзәген төзү вакытында тупланган тәҗрибәне куллану мөһим. Аерым алганда, ул проектта персонал өчен тулай торак булдыруны тәкъдим итте.
"Хоспис безгә бик кирәк. Безгә каты авыру балаларның әти-әниләре мөрәҗәгать итә, меңләгән кеше мондый ярдәмгә мохтаҗ. Өстәвенә, Мәскәүдә, Санкт-Петербургта, Русиянең башка зур шәһәрләрендә мондый объектлар бар, ә бездә юк",
— дип билгеләп үтте төбәк җитәкчесе.
Фото: glavarb.ru
Читайте нас
MAX
telegram
вк
дзен
ок
Редакцияне сайлау
Новости
12 Апреля 2024, 13:09
Российские пользователи столкнулись с мошенничеством в WhatsApp
Новости
22 Февраля 2024, 06:25
Балтач районында "Җиңү Салюты" фестиваленең беренче этабы тәмамлану алдында
Новости
22 Февраля 2024, 04:16
Нөркә авыл биләмәсе авылларында чын талантлар яши
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"