Балтач таңнары
-2 °С
Ясно
ВКонтакте
Телеграм
ОК
Яндекс-Дзен
Сәламәтлек
27 Июля 2020, 06:23
Башкортстанда ел саен 100 ФАП яңартылачак
Башкортстандагы фельдшер-акушерлык пунктларының 60 проценты ремонтланырга тиеш, дип белдерде республика Башлыгы Радий Хәбиров һәм шул ук вакытта төбәктә озак еллар авыл медицинасына тиешле игътибар бүленмәгәнлеген билгеләп үтте.
Добавить в предпочтительные источники Google
Башкортстандагы фельдшер-акушерлык пунктларының 60 проценты ремонтланырга тиеш, дип белдерде республика Башлыгы Радий Хәбиров һәм шул ук вакытта төбәктә озак еллар авыл медицинасына тиешле игътибар бүленмәгәнлеген билгеләп үтте.
Радий Хәбиров социаль челтәрләрдәге битендә авыл халкы гына фельдшер-акушерлык пунктының нәрсә икәнен аңлыйдыр, мөгаен, дип язды.
"Бу медицина гына түгел, асылда, теләсә кайсы авыл өчен тормыш үзәге. Һәм безнең алда, гомумән алганда, катлаулы бурыч тора. Озак еллар без авыл медицинасына игътибар итмәдек. Моннан тыш, оптимальләштерү кысаларында элек булган күп нәрсәләр юкка чыгарылды. Безнең зур республикада 2098 ФАП бар, шуларның 60 процентын ремонтларга кирәк",
— дип хәбәр итте ул.
2024 елга кадәр Башкортстанда искергән һәм яраксызга чыккан ФАПларны алыштыру планлаштырыла. Төгәлрәк әйткәндә, алар - 406. Ел саен кимендә 100 фельдшер-акушерлык пункты яңартылачак, дигән сүз бу.
"Якын арада Тәтешле районында дүрт ФАП
төзелеше
н тәмамлыйбыз. Алар Иске Кайпан, Иске Кальмияр, Бәдрәш һәм Маматай авылларында барлыкка киләчәк. Быел без барлыгы 109 фельдшер-акушерлык пункты төзиячәкбез",
— дип ассызыклады Радий Хәбиров.
Фото: bashinform.ru
Читайте нас
MAX
telegram
вк
дзен
ок
Редакцияне сайлау
Новости
12 Апреля 2024, 13:09
Российские пользователи столкнулись с мошенничеством в WhatsApp
Новости
22 Февраля 2024, 06:25
Балтач районында "Җиңү Салюты" фестиваленең беренче этабы тәмамлану алдында
Новости
22 Февраля 2024, 04:16
Нөркә авыл биләмәсе авылларында чын талантлар яши
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"