Сәламәтлек
24 Июля 2020, 12:51

Ишегалды һәм подъездларга дезинфекция ясала.

Башкортстанда көн саен 2 меңнән артык ишегалды һәм 15 мең подъезд дезинфекция ясала.

Добавить в предпочтительные источники Google
Башкортстанда көн саен 2 меңнән артык ишегалды һәм 15 мең подъезд дезинфекция ясала.
Кагыйделер буенча, подъездларны санитар эшкәртү атнага ике тапкыр, кече архитектура формалары — атнага бер тапкырдан да ким булмаска тиеш, дип хәбәр иттеләр БРның Төзелеш министрлыгында.
Коронавирус йогышының таралуын булдырмау өчен йорт яны территорияләре һәм подъездлар, урамнар, кварталара юллар һәм тротуарлар эшкәртелә.
Күп фатирлы йортларда санитар эшкәртү өчен акча республика бюджетыннан идарәче компанияләргә һәм йортларга хезмәт күрсәтүче оешмаларга ярдәм итү өчен бүлеп бирелгән.
Муниципалитетларга "Башфармация” аша 15 мең битлек, комбинезон, перчатка, 10 мең пар итек һәм саклау күзлекләре, 16 мең литр дезинфекция чаралары бүлеп бирелгән, бу сыекланган формада 15 млн.литрга тиң. Дезинфекция чаралары 2020 елның сентябренә кадәр исәпләнгән.