Сәламәтлек
24 Июля 2020, 06:51

Башкортстанда скандинавларча атларга өйрәтәчәкләр

Шушы көннәрдә Уфада, милли батырыбыз Салават Юлаев һәйкәле каршында, Эльбрус Нигъмәтуллин белән бергә скандинав атлавы буенча клуб ачылды.

Шушы көннәрдә Уфада, милли батырыбыз Салават Юлаев һәйкәле каршында, Эльбрус Нигъмәтуллин белән бергә скандинав атлавы буенча клуб ачылды.
Чара кунаклары көчле кешеләрнең "ПАЗ" автобусын сөйрәвенә шаһит булды. Пауэрлифтинг һәм армреслинг буенча спорт мастеры, "Русиянең иң көчле кешесе" конкурсында дүрт тапкыр җиңеп чыккан Эльбрус Нигъмәтуллин скандинав атлавының файдасы турында сөйләнде.
Әйе, бу проектның максаты – халыкны сәламәт тормыш алып баруга, саулыклы ныгытуга, физик культура – скандинав атлавы белән даими шөгыльләнүгә җәлеп итү. Тагын зур яшьтәгеләрне һәм Уфа, Сибай, Нефтекама, Учалы, Стәрлетамак шәһәрләрендә яшәгән урта яшьтәгеләрне физик культура белән шөгыльләнүгә җәлеп итү.
Чыганакта хәбәр ителүенчә, тамашачылар алдында "Зәйнетдин" этно-шоу проекты һәм Нариман Сабитов исемендәге 1нче балалар музыка мәктәбе педагогы Динә Кучаева чыгыш ясаган.
Фото: Уфа шәһәр хакимияте сайтыннан
Читайте нас