Балтач таңнары
+5 °С
Ясно
ВКонтакте
Телеграм
ОК
Яндекс-Дзен
Сәламәтлек
24 Июля 2020, 14:30
Башкортстанда битлек режимын саклау буенча рейдлар дәвам итә
Уфада хакимият хезметкерлере, хокук саклау органнары, җәмәгать куркынычсызлыгы үзәге вәкилләре катнашында коронавирус йогышы таралу куркынычы белен бейле ревеште җәмәгать урыннарында маска режимын саклау буенча рейдлар дәвам итә.
Добавить в предпочтительные источники Google
Уфада хакимият хезметкерлере, хокук саклау органнары, җәмәгать куркынычсызлыгы үзәге вәкилләре катнашында коронавирус йогышы таралу куркынычы белен бейле ревеште җәмәгать урыннарында маска режимын саклау буенча рейдлар дәвам итә.
Исегезгә төшерәбез, Башкортстан Республикасы Башлыгы Указы нигезендә, төбәк территориясендә «югары әзерлек» режимы саклана. Җәмәгать урыннарында, шул исәптән транспортта, сәүдә объектларында, даруханәләрдә, оешмаларда, предприятиеләрдә һәм башка ябык биналарда мәҗбүри рәвештә битлек кияргә кирәк.
Кызганычка каршы, бүгенге көндә кайбер кешеләр куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәми һәм кешеләр күпләп җыела торган урыннарда булганда, шәхси саклану чаралары кулланмый. Рейдлар барышында патрульлек итүчеләр битлек кияргә һәм социаль дистанцияне үтәргә кирәклеге турында искә төшерә.
- Совет районы Хакимияте, җәмәгать куркынычсызлыгы үзәге, полиция, дружинниклар көче белән көн саен башкалада яшәүчеләрнең маска режимының үтәлешен тикшерү максатыннан рейдлар үткәрелә. Аларда 3-7 бригада катнаша, алар район урамнарын һәм оешмаларын патрульли, - дип билгеләп үтте Совет районы буенча җәмәгать куркынычсызлыгы үзәге өлкән инспекторы Татьяна Козлова.
Шулай ук 65 яшьтән өлкәнрәкләр һәм хроник авырулар булган гражданнар аеруча игътибарлы һәм сак булырга тиеш.
Исегезгә төшерәбез, югары әзерлек режимының билгеләнгән кагыйдәләрен белә торып бозган затларга кисәтүдән алып штраф салуга кадәр санкцияләр каралган.
Чыганак
Читайте нас
MAX
telegram
вк
дзен
ок
Редакцияне сайлау
Новости
12 Апреля 2024, 13:09
Российские пользователи столкнулись с мошенничеством в WhatsApp
Новости
22 Февраля 2024, 06:25
Балтач районында "Җиңү Салюты" фестиваленең беренче этабы тәмамлану алдында
Новости
22 Февраля 2024, 04:16
Нөркә авыл биләмәсе авылларында чын талантлар яши
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"