Балтач таңнары
+23 °С
Ясно
ВКонтакте
Телеграм
ОК
Яндекс-Дзен
Сәламәтлек
23 Июля 2020, 06:26
Уфада гематология һәм балалар онкологиясе үзәге төзеләчәк
Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров республика медиклары белән очрашуда Республика балалар клиник хастаханәсе каршындагы гематология һәм балалар онкологиясе үзәген төзү идеясен хуплады. #национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты#регпроекты #нацпроектыБашкортостан #ВладимирПутин
Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров республика медиклары белән очрашуда Республика балалар клиник хастаханәсе каршындагы гематология һәм балалар онкологиясе үзәген төзү идеясен хуплады.
Аларның беренчесе кешедә үзен күрсәтә алганчы ук төрле йогышлы һәм мәкерле авыруларны ачыкларга мөмкинлек бирәчәк.
Икенче проектка килгәндә, мондый үзәктә ихтыяҗ күптән туды. Профильле бүлекләрнең куәте республиканың еллык ихтыяҗының өчтән бер өлешен канәгатьләндерү өчен генә җитә. Шуңа күрә күп кенә авыручы балаларның әти-әниләре Мәскәү һәм Санкт-Петербург клиникаларына мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр. Төбәк башлыгы сүзләренә караганда, якын арада Башкортстанда әлеге объектны эшләүгә керешәчәкләр.
Медицина өлкәсендә масштаблы проектлар турында сөйләшү төбәк җитәкчесенең табиблар берлеге вәкилләре – медицина дисциплиналары профессорлары һем укытучылары, практик белгечләр, тармак ветераннары һәм БР сәламәтлек сагы министрлыгы җитәкчеләре белән очрашуы вакытында булды. Очрашуда коронавирус шартларында сәламәтлек саклау системасы эшенең төп аспектлары турында фикер алыштылар, дип хәбәр итә республика башлыгының матбугат хезмәте.
Фото:
https://i-gazeta.com/
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Новости
12 Апреля 2024, 13:09
Российские пользователи столкнулись с мошенничеством в WhatsApp
Новости
22 Февраля 2024, 06:25
Балтач районында "Җиңү Салюты" фестиваленең беренче этабы тәмамлану алдында
Новости
22 Февраля 2024, 04:16
Нөркә авыл биләмәсе авылларында чын талантлар яши
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"