18 нче июльгә Русия стопкоронавирус оператив штабы мәгълүматларына караганда, Башкортстанда инфекцияле кешеләрнең гомум саны 6 249га җиткән. Соңгы тәүлек эчендә республикада 55 зарарлану очрагы ачыкланган. Хәзерге вакытта 1602 кеше авырый.
Шулай ук оперштабта савыгучылар санын ачыклаганнар. Соңгы тәүлек эчендә 55 кешенең вирусны җиңүе расланды.
Соңгы тәүлек эчендә Русиядә COVID-19 инфекциясе белән авыручылар 84 төбәктә 6 234кә җитте. 85 төбәктә коронавирус белән авыручылар саны арта бара, узган тәүлектә 7 490 кеше сәламәтләнгән.
Башкортстанда пандемия башланганнан бирле коронавирустан – 20 кеше, ил буенча 12 247 кеше (+124 кеше) үлгән.
Фото: "Башинфом"