Сәламәтлек
29 Июня 2020, 08:30

Башкортстанда коронавирус белән авыручылар саны 5 315 кешегә җиткән

Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгының 29 июньдә алынган соңгы мәгълуматлары буенча, республикада 5 315 коронавирус йогышы белән авыручы исәпләнә.

Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгының 29 июньдә алынган соңгы мәгълуматлары буенча, республикада 5 315 коронавирус йогышы белән авыручы исәпләнә. Тәүлек эчендә алар саны 48 кешегә артты.
Республика Хөкүмәтендә узган оператив киңәшмәдә сәламәтлек саклау министры Максим Забелин хәбәр иткәнчә,COVID белән авыручылар санының арту темпы - 19 проценттан кимрәк. Төбәктә таралу коэффициенты 0,9 га тигез.
Төбәктә бүгенге көндә 693 кеше стационарда дәвалана, 32се авыр хәлдә.
Амбулатор дәвалауны 1734 кеше дәвам итә, тәүлек эчендә 17 кеше савыккан. Барлыгы 2770 кеше сәламәтләнде.
Соңгы тәүлек эчендә республикада коронавирустан үлүчеләр саны үзгәрешсез калган һәм элеккечә 18 кеше тәшкил итә. Бу сан соңгы берничә атна дәвамында үзгәрми.
Читайте нас