Сәламәтлек
29 Июня 2020, 12:19

Башкортстан: чигенергә теләми әле коронавирус

Республика Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматлары буенча, 29 июньгә Башкортстанда коронавирус йогуының 5315 расланган очрагы теркәлгән. Авыруның 48 яңа очрагы расланган.

Республика Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматлары буенча, 29 июньгә Башкортстанда коронавирус йогуының 5315 расланган очрагы теркәлгән. Авыруның 48 яңа очрак расланган.

Бүгенге көндә республика стационарларында 693 кеше дәвалана.

Шуларның 32се авыр хәлдә, шул исәптән 11 кеше ИВЛ аппаратларында.
1734 кеше авыруны амбулатор дәвалауда җиңел формада үткәрә.
Узган тәүлек эчендә савыгып17 кеше хастаханәләрдән чыгарылган.
Барлыгы 2870 кеше чыгарылган.
COVID-19 белән пациентларның үлүенең яңа очраклары узган тәүлек эчендә теркәлмәгән.
Очракларның гомуми саны-18 кеше.
Тәүлек эчендә хастаханәдән тыш пневмония белән авыручылар саны-75 кеше.
Алар барысы да COVID-19да тикшерелгән.
Тәүлек эчендә пневмония белән авырган пациентлар саны-17 кеше.
Бүгенге көндә барлыгы 394569 тикшерү үткәрелгән, 37713 кеше тикшерелгән.
Соңгы тәүлектә республикада 5334 тикшерү уздырылган, 5192 кеше тикшерелгән.
Читайте нас