Иске Балтач авылы кызы, Балтач үзәк район хастаханәсендә җиденче ел участок терапевты булып эшләгән Ильзида Әхмәдиевага май аенда нәкъ шушы контингент белән эшләргә туры килгән.
Җаваплылык зур ак халатлыларга. Пациентларның хәл-торышына карап ике, өч тапкыр анализлар алырга, тикшерүгә юлларга туры килә. Кирәк очракта гомуми анализлар, биохимия анализлары эшләнә, ЭКГ яздырыла. Телефон аша да, махсус бригада составында өйләренә барып та хәлләрен белеп торырга туры килә.