Уфа шәһәрендә туып-үскән, язмышын Балтач районы белән бәйләгән участок терапевты Дилара Гәрәева район халкына яхшы таныш. Моннан ике ел элек “Земство докторы” максатчан программасы чикләрендә эшкә урнашып Балтачның үз кешесенә әйләнгән белгеч ул.
Бишенче терапия участогына караган Сәйтәк, Тучыбай авыл биләмәләре, Нөркә авыл биләмәсенең Усман авылы халкы — 18 яшьтән өлкән 2000гә якын кеше аның карамагында. Шуларның яртысы — эш яшендәгеләр, яртысы пенсия яшендәге кешеләр.
—Авыл җирендә эшләвемә бик шатмын. Монда халык ак халатлыларга хөрмәт белән карый. Кеше ягымлы, гади, аңлашып эшләп була, — ди Дилара Рәиф кызы.
Май аенда ике терапевт — Дилара Гәрәева һәм Ильзида Әхмәдиева райондагы коронавирус инфекциясе белән авырган пациентлар белән эшләү өчен җаваплы итеп билгеләнгән.
Катлаулы, хәвефле шартларда эшләргә туры килә ак халатлыларга, әмма кызлар сынатмый. Шәфкать туташлары белән берлектә авыруларны күзәтүгә алалар. Авыр хәлдәгеләрне Бөре үзәк район хастаханәсенә юллаганда үзләре дә озата баралар. Дәвалану үтеп кайткач, күзәтеп, хәл-торышларын тикшереп торалар.
Дилара Рәиф кызы белдерүенчә, ак халатлыларны мөмкинлекләргә карап шәхси саклану чаралары белән тәэмин иткәннәр. Махсус киемнәрдә авыруларны тыңлавы, каравы авыр, тын алмый торган материалдан эшләнгән киемдә эш итүе шул яклап кыенрак булды, барыбер тырыштык, ди ак халатлылар.
Белгечләр белдерүенчә, районда күпчелек бу мәкерле авыруны җиңел формада үткәргән. Хәлләре катлаулы булганнар шундук Бөре шәһәренә юлланган.
—Апрель аенда ике атна карантинда булырга туры килде. Балаларым өчен борчылырга туры килде. Якыннарым ярдәме белән ул кыенлыкларны да җиңә алдык. Сабыйларымны каенананм тәрбияләшә, аңа бик рәхмәтлемен. — ди Дилара Гәрәева.
Шәфкать туташы Ирина Карамова белән килешеп һәм аңлашып эшләүләренә дә бик шат ул.
Ә районда яшәүче халык үзләренең саулыгын куркыныч астына куеп ярдәмгә ашыккан фәрештәдәй затларга бик-бик рәхмәтле.