Балтач таңнары
+13 °С
Ясно
ВКонтакте
Телеграм
ОК
Яндекс-Дзен
Сәламәтлек
16 Июня 2020, 12:05
Башкортстанда быел җәй 20 мең кешегә пневмококктан өстәмә рәвештә вакцина ясалачак
Быел Башкортстанда пневмококк инфекциясеннән өстәмә рәвештә 20 мең вакцина сатып алыначак. Ә барлыгы 50 526 доза вакцина сатып алуга 96,6 миллион сум акча тотылачак. национальныепроекты; #нацпроекты; #региональныепроекты; #регпроекты; #нацпроектыБашкортостан
Быел Башкортстанда пневмококк инфекциясеннән өстәмә рәвештә 20 мең вакцина сатып алыначак. Ә барлыгы 50 526 доза вакцина сатып алуга 96,6 миллион сум акча тотылачак.
БР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, пневмококк инфекциясеннән өстәмә вакцина 65 яшьтән олырак кешеләрне һәм призывникларны коронавирус пандемиясе шартларында иммунизацияләү өчен билгеләнгән. Элегрәк расланган план буенча 2020 елда 30 мең кешегә прививка ясатырга кирәк булган.
Элегрәк Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы (ВОЗ) экспертлары коронавирус таралу буенча имин булмаган хәл шартларында вакцинацияләүдә төп өстенлекләрне билгеләргә кирәклеген билгеләп үтте. Аерым алганда, ВОЗ серияләрдә (тамыр, полиомиелит һ.б.) беренче прививкаларны сакларга, хәвеф төркемнәре өчен гриппка һәм пневмококка каршы вакцинацияне өстенлеккә бүлеп бирергә, халыкны иммунизацияләү вакытында коронавирус профилактикасын исәпкә алырга киңәш итә.
Республика Сәламәтлек саклау министрлыгында әлеге вакытта 16,5 млн.сумнан артык суммага 10 мең доза вакцина сатып алу буенча чаралар үткәрелүе турында сөйләделәр. Шулай ук республиканың резерв фондыннан бүленгән финанс чараларына 16,5 млн. сумнан артык күләмдә тагын 10 мең доза вакцина сатып алу буенча чаралар үткәрелә. Шулай итеп, агымдагы елда республика бюджеты акчасына пневмококктан 96,6 млн. сум күләмендә 50 526 доза вакциналар сатып алыначак.
БР Сәламәтлек саклау министрлыгында 10 мең дозага беренче вакциналар сатып алу, иммунобиологик дару препаратларына (ИЛП) теркәлгән бәяләр белән бәйле рәвештә, экономияләнгән чаралар исәбенә башкарыла, дип аңлаттылар. Элегрәк 2020 елга вакциналаштыру планында 30 мең кеше иде, шуларның 10 меңе - армиягә чакырылучылар, калганнары 60 яшьтән өлкәнрәкләр.
"Вакцинациянең топ максаты-сулыш органнары авыруларыннан үлүчелер санын киметү, Башкортстанда үлем күрсәткечен Русия Федерациясе дәрәҗәсенә кадәр киметү планлаштырыла, 2022 елга максатлы күрсәткеч - 100 мең кешегә 41,3. «Демография» милли проекты кысаларында эшкә яраклы яшьтәге кешеләр пневмококк инфекциясенә каршы вакцинация алалар",
- дип аныклады республика ведомствосы белгечләре.
Быел төбәктә вакцинация 73,2 процент тәшкил итәчәк. Ә 2021 елда пневмококок инфекциясеннән бронхологик авырулар белән 60 яшьтән өлкәнрәк 18 меңнән артык кешене иммунизация белән тәэмин итү планлаштырыла.
Фото ачык чыганаклардан
Рәмзия Габитова
«Молодежная газета»
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Новости
12 Апреля 2024, 13:09
Российские пользователи столкнулись с мошенничеством в WhatsApp
Новости
22 Февраля 2024, 06:25
Балтач районында "Җиңү Салюты" фестиваленең беренче этабы тәмамлану алдында
Новости
22 Февраля 2024, 04:16
Нөркә авыл биләмәсе авылларында чын талантлар яши
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"