Сәламәтлек
15 Июня 2020, 07:00

Республикада дәүләт программасы кысаларында алмагач бакчалары утыртылачак

Башкортстанда 2026 елга кадәр авыл хуҗалыгын үстерүнең яңа дәүләт программасы кысаларында сок җитештерү арта. Ә бу исә җиләк-җимеш һәм алма үстерүче фермерларга ярдәм итәчәк. #национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты #регпроекты #нацпроектыБашкортостан

Добавить в предпочтительные источники Google
Башкортстанда 2026 елга кадәр авыл хуҗалыгын үстерүнең яңа дәүләт программасы кысаларында сок җитештерү арта. Ә бу исә җиләк-җимеш һәм алма үстерүче фермерларга ярдәм итәчәк. Бу хакта Хөкүмәт вице-премьеры, төбәкнең Авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов хәбәр итте.
Аграр ведомство бу ел ахырына кадәр интенсив бакчачылыкны үстерүгә әзерлек алып барачак. АПК экспертлары Үзбәкстан, Краснодар крае һәм Кырым тәҗрибәсен исәпкә алдылар. Министр сүзләренчә, бакчаларга нигез салу узган елда ук башланган.
"Чишмә районында узган ел 11 гектар алма бакчасы салынды. 100-200 гектарга кадәр җиткерәчәкбез. Без инде хуҗалык итүнең кече формаларына, интенсив бакчачылык белән шөгыльләнергә теләгән икътисад субъектларына субсидияләр тәкъдим итәбез. Бу бер гектарга 500 мең сум тирәсе дигән сүз", - дип аңлатты министр.
Илшат Фәйзрахманов билгеләп үткәнчә, республика әлегә бакчачылык, җиләк-җимеш культуралары белән эш алып бара. Аның сүзләренә караганда, әлеге юнәлешләр «авыл хуҗалыгын үстерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарларын җайга салу» дигән яңартылган дәүләт программасы кысаларында, төбәк хөкүмәте тарафыннан 9 июньдә расланган 2021-2026 елга кадәр ярдәм алачак.
Анда алты ярдәмче программаны гамәлгә ашыру каралган. Программаны тормышка ашыруның беренче елында билгеләнгән максатчан ориентирларга ирешү өчен 5 млрд. 498 млн. сум бүлеп бирелгән (шул исәптән 1 млрд.800 млн. сум федераль бюджет акчасы һәм 3 млрд. 600 млн. сум республика акчасы).
Шул ук вакытта бюджеттан тыш чыганаклар күләме якынча 5 млрд 600 млн.сум тәшкил итәчәк.