Сәламәтлек
4 Июня 2020, 07:04

Уфа янындагы йогышлы авыруларны дәвалауга махсуслашкан яңа үзәккә коронавируслы беренче пациентлар кабул ителде

Медучреждение Уфа районының Зубово бистәсе янында урнашкан. Аны 30 майда ачтылар, объектны 55 көн эчендә төзеделәр.

Медучреждение Уфа районының Зубово бистәсе янында урнашкан. Аны 30 майда ачтылар, объектны 55 көн эчендә төзеделәр.
Клиникага COVID-19 диагнозы белән расланган ике авыру — ир-атлар хастаханәгә салынган. Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсенең баш табибы урынбасары Илдус Заитов журналистларга сөйләгәнчә, пациентларның хәле уртача авырлыктагы дип бәяләнә.
"Әлеге пациентларда ковид-пневмония расланган. Авыручыларның үпкәләре зарарлану күләме 25-35%. Элегрәк алар йогышлы авырулар хастаханәсенә урнаштырылды, анда аларны дәвалау башланган иде. Бүген билгеле бер анализларны тапшырганнан соң без аларны дәвалауның алга таба тактикасын билгелиячәкбез һәм терапияне башлаячакбыз. Дәвалауның уңышлы тәмамлануында шик юк, - диде табиб. Төзелеш эшләре дәвам итүгә карамастан, йогышлы авырулар үзәге пациентларны кабул итәргә әзер.
Хастаханәнең уникальлеге шунда, һәр бүлекчә автоном эшли ала. Инфекциянең башка корпусларга күчү ихтималы юк,”— дип өстәде Илдус Заитов.
Ул 100 бокслы палатаны, шул исәптән 82 боксны һәм 18 реанимация блогын үз эченә ала. Хастаханә составында-диагностика, дезинфекция бүлекләре, лаборатория, даруханә һәм үзәк-стерильләштерү бүлеге. Моннан тыш, үзәк территориясендә хезмәткәрләр өчен тулай торак төзелде.
Йогышлы авыруларны дәвалау үзәге 470 ятакка исәпләнгән. Комплекс иң заманча җиһазлар белән җиһазландырылган.
Читайте нас